Савап эшләү өчен бер минут та җитә
Иман нуры

Савап эшләү өчен бер минут та җитә

Аллаһны зекер итү – иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе. Шуларның кайберләре истә калдыру өчен дә җайлы, савабы да күп:

Фото: ясалма интеллект

  • “Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”).
  • “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”).
  • “Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”).
  • “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”).
  • “Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм”) (“з” хәрефе сакау итеп укыла. – Ред.).
  • “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм вә бихәмдиһи” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”).
  • “Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллааһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Аллаһ исеме белән. Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”).

Догалы йорт


Нет комментариев