Дуслык һәм бердәмлек бәйрәме
Яшәеш

Дуслык һәм бердәмлек бәйрәме

Милләтләр төрле – күңелләр бер

5нче гимназиядә узган Көзге бал төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм милли үзенчәлекләрен берләштереп, үзара хөрмәткә, татулыкка һәм бердәмлеккә нигезләнгән кыйммәтләрнең әһәмиятен ачты.

Милли киемнәрдәге бизәкләр халыкның тарихи хәтерен чагылдырса, җыр-моңнарда буыннардан-буыннарга тапшырылган рухи мирас саклана, ә милли ризыклар белән бизәлгән табын туган җиргә, гаилә традицияләренә һәм ата-бабалардан калган гореф-гадәтләргә хөрмәтне гәүдәләндерә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Шушы мәдәни үзенчәлекләрнең бер мәйданда туплануы төрле халыкларның тормыш рәвеше белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә.

5нче гимназиядә «Россия халыклары» темасына багышланган Көзге бал да нәкъ шундый максатларга хезмәт итте: укучылар милли мәдәниятләрнең байлыгын күрсәтү белән беррәттән, халыклар арасындагы үзара аңлашуның һәм дуслыкның әһәмиятен дә ачарга тырышты.

Беренче көнне – 5–10нчы, ә икенче көнне башлангыч сыйныф укучылары төрле халыкларның мәдәни мирасын тәкъдим итте.

Әзерлек барышында балалар үзләренә билгеләнгән халыкларның тарихын, милли үзенчәлекләрен һәм буыннан-буынга тапшырылып килгән традицияләрен өйрәнде, тупланган мәгълүматны иҗади эшләрендә чагылдырды.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Гимназия укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар тарафыннан оештырылган бәйрәмнең төп максаты Россия халыкларының мәдәни байлыгы белән таныштыру, укучыларда башка милләт вәкилләренә карата ихтирам тәрбияләү һәм милләтара дуслыкны ныгыту иде.

Милли киемнәрдә – халыкның тарихы, чыгышларда – аның рухы

Һәр сыйныф җирәбә буенча сайлап алынган халыкны тәкъдим итте. Рус, татар, чуваш, башкорт, мари, үзбәк һәм башка халыкларның мәдәни үзенчәлекләре җырларда, биюләрдә, шигъри әсәрләрдә һәм театральләштерелгән күренешләрдә, мул табында чагылыш тапты.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Укучылар халыкларның көнкүреше, йолалары турында сөйләде, шул рәвешле, тамашачыларга төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен бер-берсе белән чагыштырып карау мөмкинлеге бирелде.

Сыйныфларның чыгышлары эчтәлеге һәм башкару алымнары белән аерылып торды: берәүләр милли көйләр һәм дәртле биюләр аша халыкның рухи дөньясын ачса, икенчеләр аларның яшәү рәвешен, йолаларын һәм традицион бәйрәмнәрен иҗади формада тәкъдим итте.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Мин әлеге чарада жюри әгъзасы буларак катнаштым. Чигүле күлмәкләрнең матурлыгы, милли бизәкләрнең үзенчәлеге, баш киемнәре һәм төсләрнең үзара ярашуы игътибарымны аеруча җәлеп итте. Балаларның дулкынлануы, үз көчләренә ышаныч белән чыгыш ясарга омтылуы һәм сыйныфташларына ярдәм итүе әзерлек барышында формалашкан коллектив рухын күрсәтте.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

– Бәйрәмдә укучыларның чыгышларын, милли киемнәрнең матурлыгын һәм традицион ризыклар тәкъдим ителгән өстәлләрне күзәтү аеруча күңелле. Һәр сыйныф үзе тәкъдим иткән халыкның мәдәниятен мөмкин кадәр тулырак ачарга тырышты.

Иң мөһиме – мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен үстерә, аларны хезмәттәшлек итәргә һәм башка халыкларның мәдәни мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә, – дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, 23нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Гарипова.

Милли табын – кунакчыллык көзгесе

Көзге балның аерым бер өлешен милли ризыклар күргәзмәсе тәшкил итте. Төрле халыкларның традицион аш-суларыннан әзерләнгән өстәлләрне күрсәгез икән! Камыр ризыклары, тәм-томнар һәм башка милли сыйлар белән таныштырып кына калмыйча, укучылар табын әзерләү һәм кунак кабул итү белән бәйле гадәтләрне дә күрсәтте.

Әлеге күргәзмәнең эчтәлекле һәм күркәм килеп чыгуында күп көч куелганы күренеп тора. Милли киемнәр әзерләү, традицион ризыклар пешерү, өстәлләрне бизәү, чыгышлар өчен кирәкле әйберләрне барлау һәм балаларга мәгълүмат туплауда ярдәм итү вакытны һәм үзара килешеп эшләүне таләп итә. Ата-аналарның да катнашуы бәйрәмнең тәрбияви әһәмиятен арттырды.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

– Мондый чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур. Балалар төрле халыкларның милли киемнәре, җыр-биюләре, гореф-гадәтләре һәм ризыклары белән танышып кына калмый, мәдәниятләрнең бай һәм күптөрле булуын да аңлый. Бигрәк тә ата-аналарның әзерлек эшендә актив катнашуы сөендерә. Гаилә белән бергәләп башкарылган эш балаларның хәтерендә озак саклана.

Үз халкыңның мәдәниятен белү һәм башка халыкларның традицияләрен кадерләү кечкенәдән үк формалашырга тиеш, – дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, 31нче балалар бакчасы тәрбиячесе Илзирә Мәрдәнова.

Бердәмлек – сүздә генә түгел, гамәлдә

Россия – күпмилләтле дәүләт, анда һәр халыкның үз теле, мәдәни традицияләре, тарихи хәтере һәм рухи мирасы бар. Халыкларның үзенчәлекләрен билгеләгән әлеге сыйфатлар белән беррәттән, җәмгыятьне берләштерә торган уртак кыйммәтләр дә мөһим урын алып тора: гаиләгә хөрмәт, өлкәннәрне кадерләү, кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек һәм балаларның имин киләчәге өчен җаваплылык.

Милли мәдәниятләрнең күптөрлелеге шушы уртак кыйммәтләр белән бергә яшәгәндә, үзара аңлашуны һәм җәмгыятьтәге татулыкны ныгыту өчен нигез барлыкка килә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Гимназия директоры Гүзәлия Нуриева да бәйрәмнең төп максатын укучыларда шушы сыйфатларны тәрбияләү белән бәйләде:

– Балаларыбызның үз халкының мәдәниятен белүләре белән беррәттән, башка халыкларның теленә, традицияләренә һәм рухи мирасына да хөрмәт белән караулары мөһим. Мондый чаралар укучыларны гына түгел, укытучыларны һәм ата-аналарны да уртак максат тирәсендә берләштерә. Без балаларның дуслыкны, бердәмлекне һәм үзара хөрмәтне көндәлек тормышта да кадерләп үсүләрен телибез, – дип белдерде ул.

Бәйрәм ахырында жюри әгъзалары нәтиҗәләрне игълан итте, укучыларның тырышлыгын һәм иҗади чыгышларын дипломнар белән билгеләде, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Әмма мондый чараларның нәтиҗәсен бүләкләр саны белән генә бәяләп булмый, чөнки аларның төп әһәмияте укучыларның алган белемнәрендә, бер-берсенә күрсәткән ярдәмендә, уртак эш өчен җаваплылык тоюында һәм гаиләләре белән бергә башкарган хезмәттә чагыла.

ФОТОРЕПОРТАЖ

5нче гимназиядә узган Көзге бал бер көнлек бәйрәм генә түгел, ә балалар күңелендә дуслыкка, үзара аңлашуга һәм милли мәдәниятләргә хөрмәткә юл ачкан әһәмиятле тәрбия чарасы булды. Ул бердәмлекнең зур сүзләрдән генә тормавын, ә уртак хезмәттә, ярдәмләшүдә һәм һәр кешенең үзенчәлеген хөрмәт итүдә чагылуын күрсәтте.


Нет комментариев