Песошин Казанда беренче БРИКС халыкара төзелеш атналыгын ачты
Яшәеш

Песошин Казанда беренче БРИКС халыкара төзелеш атналыгын ачты

Россиядә беренче тапкыр БРИКС халыкара төзелеш атналыгы үткәрелә. Зур тармак форумын уздыру мәйданчыгы итеп Казан сайланган. Соңгы елларда шәһәр халыкара хезмәттәшлек үзәкләренең берсе буларак үз позицияләрен ныгыта. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә чараны тантаналы ачу вакытында белдерде.

«Бүген без мондый чаралар форматының яңа сәхифәсен ачабыз. Россиядә беренче тапкыр БРИКС халыкара төзелеш атналыгы үткәрелә», — дип билгеләп үтте Песошин.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, төзелеш тармагы республика икътисадының төп үсеш чыганакларының берсе булып кала. 2025 елда Татарстанда төзелеш эшләре күләме 1,25 триллион сум тәшкил иткән, ә 2026 елга 1,86 триллион сумлык күрсәткечкә ирешү планлаштырыла.

Фото: татар-информ архивыннан

Форумда шәһәрләрне үстерү, торак төзелеше, яңа технологияләр кертү, инвестицияләр җәлеп итү һәм коммуналь инфраструктураны яңарту мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

«Бүген төзелеш тармагы өчен эш күләмнәрен саклап калу гына түгел, ә проектларны гамәлгә ашыру сыйфатын күтәрү дә мөһим. Торак биналар инженерлык челтәрләре, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль инфраструктура объектлары белән бергә сафка басарга тиеш», — дип ассызыклады Премьер-министр.

Аның сүзләренчә, бу бурычларны үтәү хакимият органнары һәм төзүчеләрнең даими хезмәттәшлеген, Россия һәм халыкара тәҗрибә белән уртаклашуны, цифрлы инструментларны һәм инвестицияләр җәлеп итүдә, төзелештә яңа алымнарны куллануны таләп итә.

Чыгышы ахырында Алексей Песошин БРИКС халыкара төзелеш атналыгында катнашучыларга нәтиҗәле фикер алышулар һәм уңышлы эш теләде.

татар-информ


Нет комментариев