Яшел Үзәндә МХО зонасында хезмәт бурычын үтәүче полиция хезмәткәренең тормыш иптәшен котладылар
Яшәеш

Яшел Үзәндә МХО зонасында хезмәт бурычын үтәүче полиция хезмәткәренең тормыш иптәшен котладылар

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә Альбина Вафинаны туган көне белән котладылар. Аның тормыш иптәше, полициянең өлкән сержанты Андрей Вафин бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үти.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен ел саен хөрмәтләү тантанасы алдыннан Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм район буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәялиев Альбина Вафинага бүләкләр тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләделәр.

Бәйрәм белән!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев