Табиб кисәтә! Заман авыруыннан сакланыйк
29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне уңаеннан 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр аңа каршы көрәш атнасы буларак билгеләнә.
Инсульт – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул нерв күзәнәкләренең зарарлануына һәм үлеменә китерә. Инсульт бөтен дөньяда инвалидлык һәм үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Аның ике төрен аерып күрсәтәләр:
Ишемик инсульт яки баш мие инфаркты: баш миендә кан тамырларының томалануы нәтиҗәсендә барлыкка килә, бу исә кан белән тәэмин итүнең тукталуына һәм нерв күзәнәкләренең кислородсыз калуына китерә.
Геморрагик инсульт яки баш миендә кан саву: баш миендәге кан тамырлары шартлаудан килеп чыга, бу кан савуга һәм баш мие тукымасына зыян китерә.
Инсульт симптомнары:
- Баш әйләнү, хәрәкәт координациясен югалту.
- Сөйләм белән проблемалар барлыкка килү.
- Тәннең бер ягын сизмәү.
- Күз алды караңгылану, әйберләрнең ике булып күренүе.
- Кинәт көчле баш авырту.
Куркыныч факторлары:
- Өлкән яшьтә булу (бигрәк тә 65 яшьтән соң).
- Артериаль гипертензия.
- Канда холестеринның югары дәрәҗәсе.
- Атеросклероз.
- Тәмәке тарту.
- Шикәр диабеты.
- Симерү.
- Йөрәк авырулары.
Куркынычны киметәләр:
Әзер ризыкка өстәмә тоз өстәүдән баш тарту, тозлы продуктларны куллануны чикләү, шулай ук дөрес сайланган терапия.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев