Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Суган утырту: вакыты, туфрак температурасы, чәчүлек сайлау, эшкәртү һәм карау

Бакчачылар көтеп алган җылы көннәр ниһаять килде. Табигать безне кызганды – туфрак җылына башлады. Хәзер кишер чәчеп өлгергәннәр дә бар, чөнки ул салкынга чыдам. Ә менә суган утырту өчен уңайлы шартлар кирәк.

Фото: ясалма интеллект

Суганны кайчан утыртырга?

Туфрак 10 см тирәнлектә +12…+15 градуска кадәр җылынырга тиеш. Игътибар: температура +12 градустан түбән булса, суган укка китәргә мөмкин.

Чәчү суганы («севок») дөрес сайлау

Севокның өч төп параметрын игътибар белән карагыз.

Утырту алдыннан эшкәртү

Эшкәртү – уңышлы суган үстерүнең ачкычы. Бу суганның тамырлануын, үсүен яхшырта, укка китү куркынычын киметә.

1. Җылыту (мәҗбүри!)

Ысуллар:

Кояшлы тәрәзә төбенә бер катлам итеп җәеп, берничә көн тоту.

8–10 сәгать дәвамында 40–45°C җылыту приборлары янында тоту.

2. Зарарсызландыру

Утырту алдыннан суганны түбәндәге эремәләргә салыгыз (30 минуттан 2 сәгатькә кадәр):

Марганцовкалы (чәйнәк суга ачык алсу төс)

Тозлы (1 литр суга 1 аш кашыгы тоз)

Бакыр купорослы (10 литр суга 1 чәй кашыгы)

3. Киптерү

Судан соң суганны 2–3 сәгать киптерегез. Моның өчен:

  • сеткага тутырып элегез
  • яисә әрҗә белән батарея янына куегыз

4. Кисү (өстәмә алым)

Кайбер бакчачылар суганчыкларның коры «койрыкларын» кисә. Бу очракта суган тизрәк тишелә, эченә дым керү яхшыра. Кисү мәҗбүри түгел, ләкин файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев