Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Суган утырту тәртибен һәм сарымсак уңышының серен беләсезме?

Суганны майның беренче ун көнендә утырталар

Әгәр дә туфрак +12 градустан түбәнрәк булса, ул укка китәчәк. Ә инде соңга калып утырту, дым җитмәүдән һәм эсселектән, аның акрын үсүенә китерә.

Суганны 25х10 схемасы буенча, 4 см тирәнлеккә утырталар – аның «җил­кәләре» өстендә 2-2,5 см туфрак булырга тиеш.

Белә идегезме?
Ә утыртуга суганны түбәндәгечә әзерлиләр: аны 20-25 градуста берәр атна киптерергә һәм утыртыр алдыннан өч сәгатькә тозлы суда җебетеп торырга кирәк (бер литр җылы суга бер аш кашыгы). Аннары чиста суда чайкап, ике сәгатькә бик куе марганцовка суына салырга. Микроблар һәм авыруларны үтерү өчен ике сәгать җитә. Кабат юабыз, чүт-чүт кенә киптерәбез һәм дымлы буразналарга ком сибеп, утыртабыз. Суган эре булып үсә һәм укка китми.

Сарымсак уңсын дисәң
Моның өчен әле әбиләребез кулланган гап-гади ысулны кулланабыз. Бер стакан аш тозы һәм бер стакан көлне 10 литр суга салып болгатырга. Сарымсак тишелеп, өч атналап узгач, бер тапкыр әлеге катнашма белән ашларга. Яшелчә 1,5-2 тапкырга зураячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев