Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Солдат бурычы – сәламәтлектән башлана

23 февраль федераль закон нигезендә 1995 елда Ватанны саклаучылар көне итеп билгеләнгән. Әмма аның тарихы еракларга, 1918 елга барып тоташа.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Нәкъ шул чорда Эшче-крестьян Кызыл Армиясе төзелә. Бәйрәмне 28 гыйнварда үткәрү күздә тотылса да, әзерлек эшләре соңга калып, ул 23 февральгә күчерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында бу көн аеруча зур мәгънә ала – ул Ватан өчен гомерен биргән солдатлар батырлыгына багышлана. Сугыштан соңгы чорда, 1992 елга кадәр, ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне буларак билгеләп үтелә. Ә 2002 елдан башлап 23 февраль ял көне дип игълан ителә.

Бүгенге көндә бу бәйрәм – илнең сакчылары, чик сагында торучылар, солдатлар һәм офицерлар хөрмәтенә үткәрелә торган тантана. Мәскәүдәге Кремль һәм Александр бакчасындагы Мәңгелек ут янында, Санкт-Петербургның Сарай мәйданында хәрби парадлар һәм тантаналы чаралар уза. Президент билгесез солдат каберенә чәчәкләр сала.

Ватанны саклаучылар көне – ул ныклык, батырлык һәм туган илгә тугрылык символы. Бу – чын ир-егетләр бәйрәме, алар өчен гаиләне, йортны, илне саклау изге бурыч.

Призывниклар: вакцинация – мәҗбүри

Россия Федерациясе кануннары буенча, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-егетләр хәрби хезмәткә чакырыла. Әмма хезмәткә китәр алдыннан алар медицина комиссиясе узарга тиеш. Анда сәламәтлек торышы гына түгел, ә прививкаларның булу-булмавы да тикшерелә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, призывниклар түбәндәге авыруларга каршы прививка ясатырга бурычлы:

  • Гепатит В,
  • Туберкулез,
  • Пневмококк инфекциясе,
  • Дифтерия, коклюш, столбняк,
  • Полиомиелит,
  • Кызамык, чәчәк, паротит.

Моннан тыш, хезмәткә китәргә 1-2 ай кала менингококк, пневмококк инфекцияләренә һәм чәчәк авыруына каршы прививка ясала. Көз көне исә гриппка каршы прививка мәҗбүри.

Ни өчен бу мөһим? Солдатлар коллективы яңадан формалаша. Төрле төбәкләрдән килгән егетләр арасында инфекция таралу куркынычы зур. Вакцинация – эпидемияне булдырмауның иң ышанычлы ысулы.

Әгәр хезмәт вакытында куркыныч инфекция (талпан энцефалиты, гепатит А һ.б.) барлыкка килсә, прививкалар эпидемия күрсәткечләре буенча өстәмә рәвештә дә ясала.

Роспотребнадзор материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев