Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Самолетта балаларны кем янына утырталар?

Сорау-җавап.

Фото: ясалма интеллект

- Хәзерге вакытта 12 яшькә кадәрге балаларны самолетка утыртканда ата-аналары янындагы урыннарны бирергә тиеш булулары хаклымы?

- Әйе, хаклы. РФ Транспорт министрлыгының 2007 елның 28 июнендәге 82нче номерлы боерыгы белән расланган «Пассажирларны, багажны, йөкләрне һавада ташуның гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга хезмәт күрсәтү таләпләре» Федераль авиация кагыйдәләренең 84нче пунктына ярашлы, 2026 елның 1 мартыннан ташучы унике яшькә кадәрге балага (балаларга) һәм озатучы пассажирга һава судносы бортында янәшәдәге пассажир урыннарын бирергә бурычлы.

Һава судносы бортында янәшәдәге пассажир урыннары дип — бер рәттә сузылган коридор белән аерылмаган, бер-берсе янында урнашкан пассажир урыннары, ә пассажирлар саны мондый пассажир урыннары саныннан арткан очракта — бер рәттә коридор белән аерылган пассажир урыннары һәм  турыдан-туры алдагы яки арткы күрше рәтләрдәге пассажир урыннары атала.

- Мин астматик, Россия буйлап сәяхәткә җыенам. Аэропортларда пассажирларга ярдәм күрсәтү өчен фельдшер пунктлары ачылырга тиеш дип ишеттем, чынлап та шулаймы?

- Әйе. 2026 елның 1 мартыннан РФ Һава кодексына (алга таба — Кодекс) кертелгән төзәтмәләр, шул исәптән аэропорт хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен медицина ярдәме оештыру мәсьәләләренә кагылышлылары үз көченә керде.
Кодексның 51.1нче маддәсенең 1нче пунктына ярашлы, 2026 елның 1 мартыннан аэровокзалга (терминалга) милек хокукында, аренда шартларында яки башка законлы нигездә ия булган юридик зат һәм шәхси эшмәкәр аэропорт территориясендә урнашкан кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен фельдшер савыктыру пунктының эшләвен оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев