Салкыннан иң яхшы саклану чарасы – катлам-катлам киенү
Роспотребнадзор саф һавада йөргәндә һәм эшләгәндә өшүдән саклануның төп кагыйдәләрен искә төшерә.
Өшү – салкынның зарарлы тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә торган тән җәрәхәте. Күбесенчә борын, колаклар, бит очлары, ияк, кул һәм аяк бармаклары зыян күрә. Бу вакытта кан әйләнеше вакытлыча бозыла, сизгерлек кими, ә авыр очракларда кире кайтарылмас үзгәрешләр дә булырга мөмкин.
Салкын тию куркынычы аеруча балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен зур. Балаларда яшь үзенчәлекләре сәбәпле җылылык көйләү системасы тулысынча формалашмаган, ә өлкәннәрдә организмның саклану мөмкинлекләре кими. Өшү ихтималын артык җиңел, тар яки дымлы киемдә салкында озак тору, мәҗбүри рәвештә хәрәкәтсез калу да арттыра. Моңа кадәр салкын җәрәхәте алган кешеләр дә хәвеф төркеменә керә. Кан тамырларының хроник авырулары, тәмәке тарту, алкогольне чамадан тыш куллану да өшүне китереп чыгаручы факторлар булып санала.
Беренче билгеләре
Өшүнең беренче билгеләренә тәннең оеп китүе, чәнчешү хисе һәм тиренең кызаруы керә. Күпчелек очракта, салкыннан зыян күргән урынны 20–30 минут дәвамында җылыту хәлне яхшырта. Моның өчен зарарланган урыннарны җылы, ләкин кайнар булмаган суга тыгарга кирәк. Әгәр җылы су булмаса, үз тәнегезнең җылысын кулланырга мөмкин (мәсәлән, өшегән кулларны култык астында җылытырга).
Әгәр салкын тиюдән зыян күргән тире агара, ката, куыклар барлыкка килә икән – бу инде җитди очрак. Мондый хәлдә ашыгыч рәвештә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ярамый
– Өшегән урыннарны кар белән ышкырга яки массаж ясарга, бу зарарны тагын да көчәйтә;
– Электр грелкалары, җылыткыч приборлар, мичләр һәм ачык ут куллану тыела. Сизгерлек кимегәнлектән, мондый җылыту ысуллары пешүгә китерергә мөмкин.
Иң куркыныч хәл — өшү һәм гомуми суыну
Өшүнең гомуми суыну белән бергә баруы аеруча куркыныч. Бу вакытта тән температурасы түбәнәя, калтырану туктамый, көчсезлек, йокымсырау, аң буталу, сөйләмнең аңлашылмавы, хәрәкәт координациясенең бозылуы күзәтелә.
Мондый очракта кичекмәстән чара күрергә кирәк: зыян күргән кешене җылы урынга китерергә, дымлы һәм салкын киемнәрен салдырырга, коры җылылык белән җылытырга. Тән температурасын күтәрү өчен татлы, җылы (ләкин кайнар түгел) эчемлек бирергә була. Алкоголь бирү файдалы түгел.
Дөрес кием – салкыннан иң яхшы саклану
Салкынның зарарлы тәэсиреннән саклану өчен җылыны саклый торган кием зур әһәмияткә ия. Иң нәтиҗәле ысул — иркен итеп катламлап киенү:
- аскы катлам дымны яхшы чыгара торган материалдан булырга тиеш (полиэстер, полипропилен, әмма мамык түгел);
- урта катлам җылыны сакларга тиеш (йон яки флис);
- тышкы катлам җилдән һәм явым-төшемнән сакларга тиеш.
Моннан тыш, салкыннан саклану өчен колакларны каплый торган баш киеме, шарф, бияләйләр, җылы һәм су үткәрми торган аяк киеме дә бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев