Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Сәламәтлек өчен гап-гади эчемлек

Бу эчемлек шунда ук арыганлык һәм йокы килүне басып, дәртләндерүче генә түгел, ул әле сәламәтлекне дә бик шәп ныгыта. Аны чәй, сок, кофе урынына көн дәвамында эчәргә була.

Уртача зурлыктагы 3 алманы (чистартылмаган һәм яшел булса бик яхшы) ваклап турап, 1 литр кайнаган суга салырга һәм акрын утта 5 минут кайнатырга.

Сүндергәннән соң 30 минутлап капкач астында төнәп торсын. Аннары тәменчә бал һәм бер чеметем имбир порошогы кушып болгатырга. Җылы килеш эчәргә кирәк.

Мондый алма кайнатмасы организмга тулаем йогынты ясый: шешенүне бетерә, ә имбир ашкайнату һәм кан әйләнешен яхшыртуга ярдәм итә.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев