Сәламәт яшәү рәвеше гомерне озайта
22 - 28 сентябрь – диспансерлаштыру һәм профосмотрларның мөһимлеген аңлату атналыгы.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аерым затларның, гаиләләрнең һәм бергәлекләрнең сәламәтлекне ныгыту, авыруларны, инвалидлыкны кисәтү һәм авыруларны медицина учреждениесе ярдәмендә яки мөстәкыйль рәвештә дәвалауга җаваплы мөнәсәбәтне билгели.
Сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт үз эченә ала:
1. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару.
2. Сәламәтлегеңне мониторинглау.
3. Сәламәтлекне кайгырту өчен продукцияне, дару препаратларын дөрес саклау һәм куллану.
Үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, гомер озынлыгын озайтырга да ярдәм итәчәк.
Профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру авырулар үсешен булдырмый калырга, шулай ук тизрәк дәвалый башларга ярдәм итә.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы
Фото: ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев