Сәламәт булыйк! Аякны көзән җыерса нишләргә?
Мөгаен, һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да көзән җыеруны үз башыннан кичергәндер. Ул кинәт башлана һәм, шулай ук, кинәт туктала. Өянәкләр бер генә булырга да, вакыт-вакыт кабатланырга да мөмкин. Күп очракта ул төнлә «тотып ала». Аның сәбәпләре нидә соң?
БИРЕДӘГЕ ЯЗМАЛАР БАРЫ ТИК МӘГЪЛҮМАТ БУЛАРАК ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ. ТЕЛӘСӘ НИНДИ ДӘВАЛАНУ АЛДЫННАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.
Микроэлементлар – магний, кальций, калий, натрий дефициты.
Кан тамырларында варикоз авыруы.
Тәннең бер өлешендә кан әйләнеше бозылу (бу еш кына, кан йөрү начарлану сәбәпле, олы кешеләрдә күзәтелә).
Ничек котылырга?
- Су эчә башлагыз. Шәхсән үзегез өчен нормасын исәпләгез: үз авырлыгыгызны 30 миллилитрга тапкырлагыз һәм килеп чыккан саннан 70 процентны алыгыз – сезнең өчен кирәкле тәүлеклек чиста су нормасы килеп чыга.
- Каһвә, чәй, газлы сулар күләмен күпкә киметегез, алкогольне бөтенләй юк итегез.
- Магний (цитрат, оксид, сульфат, глутамат, карбонат түгел) эчә башлагыз. Калганнары ярый. Йокларга ике сәгать кала кабул итегез.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев