Психик сәламәтлекне ничек сакларга?
Психик сәламәтлекне саклау атнасы (10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне уңаеннан).
Фото: ясалма интеллект
10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә . Турбулент вакытында иминлек халәтен ничек сакларга.
Психик сәламәтлекнең мөһимлеген бәяләп бетереп булмый, чөнки организм тулаем нерв системасы контролендә. Психик сәламәтлек – ул төрле тайпылышлар булмау гына түгел, ә кеше стрессларга каршы тора һәм нәтиҗәле эшли ала торган иминлек халәте дә.
Үзеңнең физик һәм психик сәламәтлегеңнең торышына гади ысуллар белән йогынты ясарга мөмкин: рациональ тукланырга, хезмәт һәм ял режимын үтәргә, йокы туйдырырга (ул тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш ), су балансын сакларга, уңай фикерләүне үстерергә, ә иң мөһиме – тәмәке, алкогольдән һәм психоактив матдәләр, наркотиклар кулланудан баш тартырга. Аларны куллану хәтер кимүгә, депрессиягә һәм агрессиягә китерә ала. Алкоголь югары үлем, авыру, җинаятьчелек, җәрәхәтләнү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүреш көчләүләренә сәбәп булып тора.
Алкоголь нерв системасына тәэсир итә, ә башлангыч этапларда барлыкка килгән эйфория һәм дулкынлану үзәк нерв системасының тормоз механизмнарының көчсезләнү билгеләре булып тора.
Дөрес туклану мөһим. Мәсәлән, шикәр, тоз, суган һәм газлы эчемлекләрне артык күп куллану гормоннарны артык җитештерүгә китерергә мөмкин, алар ярсучанлыкны арттыра. Дөрес туклану һәм җитәрлек күләмдә су эмоциональ халәтне тотрыклыландыра.
Физик активлык шатлык гормоннары – эндорфиннар эшләп чыгаруга ярдәм итә.
Позитив фикерләүне үстерергә, тискәре моментларга – азрак, уңай моментларга күбрәк игътибар итәргә, елмаерга һәм кызыклы нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк.
Кешелек дөньясының барлык этапларында ниндидер катаклизмнар була, һәм моңа җәмгыятьнең психологик киеренкелек белән җавап бирүе нормаль күренеш. Стресс – адаптацион реакция. Кызганычка, кешеләрнең күбесе вәзгыятьне тәнкыйди бәяли белми, аны гиперболизацияли башлый, үзендә өстәмә стресс тудыра. Үзегезне үзгәртергә өйрәнегез
Ни өчен буддачылар шундый тыныч. Иоганн Генрих Шульц «Аутогенная тренировка» дигән китабын язган. Бу «Көнбатыш» менталитеты булган кешеләр өчен йога. Аны 6-8 айда үзләштерергә мөмкин. Беренче 2 күнегү мөһим: тынычланырга һәм ял итәргә өйрәнегез. Ул чагында сез теләсә нинди ситуациядә үзегезне тота алачаксыз.
Басылган хисләр һәм хис-кичерешләр авыруларның психосоматик сәбәбе булып тора.
Кешедә 5 хис бар: курку, ачу, сагыш, шатлык һәм мәхәббәт. Калганы – хис-кичерешләр. Безгә балачактан ук тискәре хисләр һәм хис-кичерешләр күрсәтергә ярамый дип сеңдерәләр, һәм алар җыела тора. Ачу йөрәк-кан тамырлары, сидек-җенес һәм буын авыруларына китерә. Менталь төрмә дип аталган гаеп хисе безгә шатланырга мөмкинлек бирми. Бу зур хата. Үз куркуыгызны танырга һәм ул чынмы, әллә уйлап чыгарылганмы икәнен аңларга өйрәнегез. Куркыныч булмаса, тормышыгызга сөенеп яшәгез! «Көндәлек» булдырыгыз, анда үз халәтләрегезне тасвирлыйсыз, үзегезне анализлыйсыз, ачу һәм башка хис-кичерешләрнең сәбәпләрен табасыз. Әгәр дә сез көчле стресс кичергәнсез, ял да ярдәм итмәгән икән – психологка мөрәҗәгать итегез!
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев