Помидорны ничек тизрәк өлгертергә?
Август ничек кенә кызу булса да, төннәр салкыная бара. Ә помидор — җылы ярата торган үсемлек.
Шуңа төнгә тукылмаган материал белән капласагыз, ул тизрәк кызарачак, гөмбәле чирләргә дә бирешмәячәк.
Помидорның артык яфракларын өзегез, помидорларын кояшка таба борыгыз. Кызара, саргая башлаган помидорларны җыеп торыгыз. Үсемлек аларны кызартырга көч сарыф итмәсен, яралган җимшәннәрен үстерергә ашыксын. Кызарырга ашыкмаган эре помидорларның сабак очын теш чистарткыч таякчык белән берничә урыннан 2-3 мм тирәнлектә тишкәләргә мөмкин.
Тишекләр ялгана, ә помидор кызара башлаячак. Помидор сабагына җирдән 3 см биеклектә бакыр чыбык кертегез. Бу файдалы матдәләрнең тамырга китүен киметә. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк өлгерә, баллырак та була.
Ирек мәйданы
Фото: Алия Гаязова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев