Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Помидор үстерү серләре

Помидорларны кояш нурлары мул төшә торган урынга утыртырга кирәк. Һәм алар тыгызлыкны да яратмый.

Фото: редакция архивыннан

Помидорларга суны дөрес сибегез. Нәтиҗә яхшы булсын өчен, су еш түгел, әмма күп кирәк. Алай да тырышып җибәрмәгез, артык дымлылык помидорларның сулы һәм әче булуына китерә.

Аларга сибә торган су җылымса һәм утырган булырга тиеш.

Помидорларны яшь вакытта ашлыйлар, аннары, җимшәннәр барлыкка килгәнче тәнәфес ясыйлар.

Һәм тагын бер сер: сибә торган бер чиләк суга 4 тамчы йод өстәгез. Атнага бер тапкыр шулай эшләгән очракта, бу помидорларга зуррак булырга һәм иртәрәк өлгерергә ярдәм итә.

Помидорлар татлы булсын өчен, алар гөрләп уңыш бирә башлаганда, көл төнәтмәсе белән ашлагыз (10 л суга 1 стакан көл). Мондый эремәне һәр төпкә 0,5 л салу да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев