Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Пневмониядән ананас файдалы

Ананаста кеше өчен кирәкле витаминнарның барысы да диярлек тупланган.

Шулай ук, анда бик күп күләмдә азык җепселләре һәм минераль матдәләр (калий, тимер, бакыр, цинк, кальций, магний, марганец, йод) бар.

Ананасның бик тә файдалы булуы аның сутында үсемлек ферменты - бромелайн булу белән дә аңлатыла. Ул аксымны тарката һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия.

Шешенүләргә каршы тора алу уңаеннан да ананас һәм аның суты бөерләр авырганда да бик файдалы. Аны шулай ук азканлылык вакытында кулланырга киңәш итәләр.

Ананас артрит, бронхит, пневмония, төрле йогышлы авыруларны дәвалаганда да файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев