Плитә рәшәткәсен ансат кына чистарту ысулы
Газ плитәсенең тимер рәшәткәсен чистарту бик авыр.
Тимер мунчала белән ышкысаң, эз кала, юеш чүпрәк белән сөртсәң, мае бетми. Бу очракта түбәндәге катнашма булышыр.
Чәй содасы, коры гәрчич, тоз, аш серкәсе кирәк булачак. Барысын тигез күләмдә кушып болгатырга. Шушы катнашманы газ плитәсенең рәшәткәсенә сылап, берничә сәгатькә калдырырга. Аннары су белән юарга. Янып көйгән майларның эзе дә калмаячак.
Чыганак-фото: Файдалы киңәшләр | Полезные советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев