Песи – дус кына түгел: алардан нинди авырулар йогарга мөмкин?
Песиләр – күпләр өчен өйнең яраткан әгъзасы. Әмма алар белән якын аралашканда сак булу кирәк: кайбер авырулар песиләрдән кешегә дә күчә ала. Белемле булу – иң яхшы саклану чарасы.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Кемнәр аеруча куркыныч астында?
Иммунитеты зәгыйфь кешеләр: сабыйлар, өлкән яшьтәгеләр, онкологик авырулары булганнар, ВИЧ/СПИД белән яшәүчеләр, шулай ук йөкле хатын-кызлар.
Иң еш очрый торган авырулар
- Песи тырнавы авыруы – песи тырнаганнан яки тешләгәннән соң барлыкка килә: лимфа төеннәре зурая, температура күтәрелә.
- Пастереллёз – тешләүдән соң тире, үпкә, хәтта кан зарарланырга мөмкин.
- Сальмонеллёз – песи бәдрәфен чистартканда йога, эч китү һәм температура белән уза.
Паразитлар һәм гөмбәчекләр
Борчалар – глистлар таратучы.
Корчаңгы — көчле кычыту һәм тире кызаруы белән билгеләнә.
Лишай – тиредә түгәрәк таплар барлыкка китерә.
Аеруча куркыныч авыру
Котыру (бешенство) – үлемгә китерә торган вируслы авыру. Шуңа күрә песиләргә вакытында прививка ясату бик мөһим.
Ничек сакланырга?
- Песигә кагылганнан соң кулларны юыгыз
- Песи бәдрәфен перчатка белән чистартыгыз
- Песиләрне вакытында прививкалагыз
- Борчаларга каршы эшкәртү үткәрегез
- Яраларны песигә ялатмагыз
- Песиләрне урам хайваннары белән аралаштырмагыз
Исегездә тотыгыз: песине ярату – аның һәм үзегезнең сәламәтлекне саклау дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев