Нинди савыт сайларга? Файдалы киңәшләр
#кирәклекиңәшләр

Нинди савыт сайларга? Файдалы киңәшләр

Тәҗрибәле хуҗабикәләрнең өендә төрле кәстрүл, таба бар, аларның һәркайсының үз вазыйфасы.

  • Алюмин савыт сөт кайнату өчен яхшы: анда ул көйми.
  • Бакыр савытта барлык ризыклар да уңа, чөнки ул тиз җылына. Мондый савытта соус, десертлар әзерләргә була.
  • Чуен савыт коймак пешерү, озак әзерләнә торган ризыклар өчен яхшы.
  • Балчык чүлмәктә ашлар, балык, яшелчә, рагу тәмле килеп чыга.
  • Пыяла савыт ризыкның барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга булыша. Монда запеканкалар пешерә аласыз.
  • Тутыкмас корычтан ясалган савыт диетик ризык әзерләү өчен яхшы, чөнки ул майсыз пешерү мөмкинлеге бирә.
  • Эмаль савыт җиңел юыла. Аны маринад әзерләгәндә кулланырга ярый. Эмале купкан кәстрүл агулы матдәләр бүлеп чыгара.

 

Файдалы киңәшләр/Полезные советы


Нет комментариев