Нинди шампунь алырга киңәш ителми?
Шампуньның ниндие генә юк. Ул 30дан артык матдәдән тора. Сыйфатлы шампунь составында аларның кайберсе булырга тиеш түгел.
Sodium Laureth Sulfate (SLS) — күбекләндерә. Бу матдә элек машиналарны чистарту өчен кулланылган. Ул чәчне яхшы юа, әмма баш тиресен корыландыра. Тире аша канга эләгеп, бавыр, йөрәккә зарар китерә.
ВНТ (Butylated Hydroxytoluene) — күп илләрдә косметика компоненты буларак тыелган.
Sodium Lauruulaureth Sulfate (натрия лаурил яки лауретсульфат) — арзанлы нефть продукты. Аллергия, тире купшаклану, бетчәләүгә сәбәпче була ала.
DEA, TEA — аллергия китереп чыгара, күзләрне ялкынсындыра, баш тиресен корыландыра.
SLES (натрий лауретсульфаты) — бик еш балалар шампунендә очрый. Составында мондый компонент булган шампунь белән юганда, башны берничә тапкыр чайкарга кирәк, ул организмда җыелырга, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев