Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

«Нәрсә ашыйсың, шундый буласың» («Ты то, что ты ешь») махсус проектыннан өлкәннәр һәм балалар өчен рацион төзүнең топ-5 кагыйдәсе

Сәламәтлек, активлык һәм хәтта кәеф – безнең рационга кергән продуктлар нәтиҗәсе. Кеше ризык белән кирәкле энергияне һәм файдалы матдәләрне ала, һәм аларның җитәрлек булуыннан аның көндәлек хәле һәм, киләчәктә, озак яшәве тора.

Сәламәт туклану культурасын яшьтән үк тәрбияләү мөһим. Сер түгел, бала күбесенчә ата-аналарга йөз тота, үз-үзен тотышын аларның гамәлләре белән чагыштыра. Бу азык гадәтләрен формалаштыруга да кагыла. Психологлар киңәш итә: әгәр баланы нәрсәгәдер өйрәтергә телисез икән, моны үзегез эшли башлагыз. Әгәр ата-аналарның рационын сәламәт дип атап булмый икән, балалар, мөгаен, алар үрнәгенә иярерләр.

Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын яхшы якка үзгәртү өчен, сәламәт туклану буенча экспертлар киңәшләрен хәзердән үк куллана башлагыз.

https://16.rospotrebnadzor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев