Мунча керү серләре
Хроник бронхит, гайморит, тонзиллит, ларингит, полиартрит, артроз, артрит булганда мунча керү уңай нәтиҗәләр бирә.
- Мунча үзәк нерв системасына, буыннарга да яхшы йогынты ясый һәм матдәләр алмашын яхшырта. Мунчада вакытта организмнан натрий хлориды тозлары, органик булмаган фосфор һәм азотсыман матдәләр чыгарга мөмкин. Бөерләр авыртканда да дәвалану максатында мунчага керергә киңәш итәләр, – диде табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова.
Бавыр эшчәнлегенә мунча керү яхшы тәэсир итә. Мунчага керер алдыннан чиста чишмә суы эчәргә кирәк. Су эчкәннән соң үзегезгә туры килгән температураны сайлап алыгыз. Утын белән ягылган, авыл мунчасы иң яхшысы. Тик мунчаның дымлылыгы хакында истә тотарга кирәк. Ул артык югары булмаска тиеш, чөнки организмга авыр булачак. Аеруча, йөрәк авырулары белән интегүчеләргә.
Суга чыланмыйча гына ләүкәдә җылынып утырырга кирәк. Тир чыга башлаганчы утыру файдага булачак. Шуны истә тотыгыз: мунчага керү белән баш киеме кияргә киңәш ителә. Алай эшләгәндә эссе һаваны җиңел кичерергә мөмкин, шулай ук организмнан тиз арада токсиннар чыгачак. Кан тамырлары системасына да артык авырлык килмәс.
Кан басымы югары булган кешегә эсседә озак утырырга кирәк түгел. Шулай ук эпилепсия, азканлылык, гепатит белән авыручыларга мунча керүдән тыелып торырга киңәш ителә. Уникеилле эчәк җәрәхәте, инфаркт, сидек юлларында таш булган кешеләргә мунчада озак вакыт булырга ярамый.
Табигый мунчала гына кулланыгыз, ул юкәнеке булса яхшырак. Шулай ук чабынганда да юкә миллеге кулланырга була. Ул баш авыртуын баса, бронхларны киңәйтә һәм салкын тигәндә дәвалау үзлегенә ия.
Тәнне шампунь һәм гельләрдән башка гына юарга кирәк, чөнки алар токсиннар бүлеп чыгара. Тәнне кырык минут буе ышкып утырырга киңәш ителә. Шул очракта гына зарарлы токсиннардан котылырга мөмкин. Шуннан соң тәнгә майлар сөртергә киңәш ителә (зәйтүн, миндаль мае). Майлар тәнне кибүдән саклый.
Мунча кергәннән соң, бал белән яки дәвалау үзлекләренә ия булган үлән чәйләре эчү тәнгә сихәт бирә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев