Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Миләш ашагыз, ул бик файдалы

Миләштә А провитамины кишердәгедән, ә С витамины лимондагыдан күбрәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бавырдагы һәм үт юлларындагы ташлардан котылу өчен, урман миләшен ай ярым буе ашарга кирәк – көненә 1 стакан җиләкне икмәк, чәй, шикәр, бал яки башка нәрсәгә кушып ашап бетерәләр.

Геморрой интектергәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан яңа сыгылган миләш согы эчү булыша, артыннан салкын су эчәләр.

Эч кипкәндә, миләш җиләкләрен иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар да, көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр.

Сөялне бетерү өчен, аңа миләш сытып сөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев