Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?
#кирәклекиңәшләр

Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

РФ Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләргә җәйге шинаны кышкы резинага һава температурасы Цельсий шкаласы буенча +5..+7 градус булганда алыштырырга киңәш итте. Моны штрафлар түләмәү һәм юлда иминлекне тәэмин итү өчен 1 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. 

Экспертлар ассызыклаганча, кышкы резина даими суыклар башлангач куелырга тиеш. 1 декабрьдән башлап февральгә кадәр җәйге шина белән йөрү тыела. Кышкы шинада «M+S», «MS» яки «M S» маркировкасы булырга тиеш. Резина шипланган яисә шипланмаган була ала.

Түбән температурада җәйге резинаның тыгызлыгы кими, тәгәрмәч юл өслеге белән начар тоташа башлый. Бу – тормозлау юлын озынайта һәм аварияләр куркынычын арттыра. Кышкы резинага күчүне соңгы мизгелгә кадәр сузмагыз – иминлегегез турында алдан кайгыртыгыз.

Интертат


Нет комментариев