Мандарин әче булса нишләргә?
Кайвакытта, төсе һәм сусыллыгы белән генә дә авыз суларын китергән мандаринны авызга аласың да... үтеңне сытардай әчелегеннән чыраеңны сытасың. Шулай кибеп беткәнче ята инде аннары, чүп савытына ташлаганчы. Әрәм дә бит әле, бакча җимеше түгел бит ул, акча җимеше. Ташларга ашыкмагыз. Аның әчелеген киметергә була.
Фото: редакция архивыннан
Чистартылмаган мандаринны 10-15 минутка 40°Слы җылы суга салып тотыгыз – җылы аңардагы лимон кислотасы күләмен киметә.
Әгәр дә мандарин бик тә әче булса, җылы ваннадан соң, берничә минутка, салкын суга салып алыгыз. Бу аңарда шикәр бүленеп чыгаруны стимуллаштыра.
Бик ашыгучылар, минималь куәткә 20-30 секундка микродулкынлы мичкә тыга ала. Мандарин шартламасын өчен, артык җылытмау мөһим.
Бу ысул ничек эшли, дисезме? Җылы йогынтысы астында мандарин эчендәге ферментлар кислотаны активрак тарката. Шикәр күләме артмый, әмма тәм балансы үзгәрә һәм җимеш баллы кебек була.
! Мөһим киңәш: мондый эшкәртүдән соң мандаринны тәүлек эчендә ашарга кирәк, чөнки ул озак сакланмый. Шуңа күрә, ашап бетерерлек кенә җылытыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев