Кышны нык иммунитет белән каршылыйк! Шифалы катнашма
Көзгә кердек һәм томаулы, йөткерүле чорга аяк бастык дигән сүз. Җәйге эш мәшәкатьләре белән, һәрвакыттагыча, иммунитет, сәламәтлек турында уйларга вакыт тимәде. Һичьюгы, әйдәгез, бераз соңгарак калып булса да, иң кыйммәтлесе турында да кайгыртыйк.
Инде әлеге рецептны бик сирәк кеше генә кулланмыйдыр, бу безнең яктан, суык тиеп авыруларга каршы нәтиҗәле халык ысулын исегезгә төшерү генә. Әле ясамаган булсагыз, онытып җибәрмәгез, дибез. Кышны нык иммунитет белән каршылыйк!
Кирәк була: 3 лимон, 200 гр әстерхан чикләвеге, 150шәр гр йөзем, күрәгә һәм кара җимеш, 200 гр бал, теләсәгез – тәменчә гөлҗимеш сиробы да куша аласыз, ул катнашманың көчен арттырачак кына.
Әзерләү: барысын да вакларга (яки иттарткычтан чыгартырга – кем ничек ярата), бал һәм сироп өстәп яхшылап болгатырга. Банкага тутырып, бер атнага салкынча урынга куярга.
Куллану: көнгә бер тапкыр ач карынга бер аш кашыгы кабул итегез. Курс – катнашма беткәнче. Иммунитет ярдәмгә мохтаҗ вакытта – көзен һәм язын кабатларга киңәш ителә.
Саулыгыгызны саклагыз, нык булыгыз!
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев