Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кышкы аяк киеме сатып алган очракта, гарантия ничек исәпләнәчәк – сатып алу вакытыннанмы яки кыш башланганнанмы

Гарантия срогы сезонга карап билгеләнә

Сорау-җавап

Кышкы аяк киеме сатып алдым, гарантия срогы 1 айга билгеләнгән. Аны кайсы вакыттан санап чыгарга, талонда язылмаган, ә сатучыдан сорарга оныттым. Бу очракта гарантия ничек исәпләнәчәк – сатып алу вакытыннанмы яки кыш башланганнанмы?

РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 19нчы маддәсендәге 2нче пунктына ярашлы рәвештә, сезонлы товарлар (аяк киемнәре, киемнәр һәм башкалар) өчен бу сроклар тиешле сезон башланганнан бирле исәпләнә, ул Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан кулланучылар урнашкан урынның климат шартларыннан чыгып билгеләнә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1998 елның 5 сентяб­рендәге 611-р номерлы боерыгының 1,2нче пункт­лары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә сезонлы товарларның гарантия һәм хезмәт итү сроклары түбәндәге сезонлылык буенча билгеләнгән:

  • кышкы – 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
  • язгы – 16 марттан 15 майга кадәр;
  • җәйге – 16 майдан 31 августка кадәр;
  • көзге – 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.

Сезоннан тыш алынган сезонлы билгеләнештәге товарларның гарантия һәм хезмәт итү сроклары әлеге боерык белән билгеләнгән тиешле сезон башланганнан алып исәп­ләнә.
Шуңа күрә, сез сатып алган кышкы аяк киеме өчен гарантия вакыты сатып алу көненнән түгел, ә 16 ноябрьдән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев