Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Куркынычсыз градус - ноль

10 -16 июнь - алкогольдән баш тарту атнасы

Алкоголь куллану хәзерге вакытта эшкә яраклы халыкның үлеменең төп факторларының берсе булып тора. Экспертлар бәяләвенчә, бавыр циррозыннан үлүчеләрнең - 69%ы,  кардиомиопатия һәм миокардиттан - 61%ы, панкреатиттан үлүчеләрнең  47%ы алкоголь куллану белән бәйле.

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова аңлатуынча, кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә безнең илдә алкоголь куллану кими. Аңа бәйлелек синдромы белән авыручылар саны, шул исәптән алкоголь психозлары да, шактый кимегән. Алкогольнең куркынычсыз дозалары юк. Аны куллану һәрвакыт куркыныч. 

Кешегә алкоголь продукциясенең теге яки бу төрен кулланырга киңәш итеп булмый: куркынычсыз градус -  ноль. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев