Кулланучылар хокукларын белеп яшәгез (сорау-җавап)
– Алкоголь сатып алганда сатучы паспорт сорый. Аның урынына машина йөртү таныклыгы күрсәтергә ярыймы?
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
– Әйе, ярый. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы раслаган кагыйдәләр нигезендә, сатучы сатып алу чының яшен ачыклау өчен берничә документ кабул итә ала.Алар арасында машина йөртү таныклыгы да бар.
Яшьне раслау өчен яраклы документлар:
- Россия гражданины паспорты (эчке һәм чит илгә чыгу өчен),
- вакытлыча шәхес таныклыгы,
- хәрби билет,
- дипломатик һәм хезмәт паспортлары,
- чит ил гражданы паспорты,
- яшәүгә рөхсәт кәгазе,
- качак таныклыгы,
- машина йөртү таныклыгы.
Димәк, кибеттә алкоголь сатып алганда, паспорт булмаса да, машина йөртү таныклыгын күрсәтү җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев