Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кулланучылар хокукларын белеп яшәгез (сорау-җавап)

– Смартфон сатып алдым, 5 көннән соң ул «катып» кала, сүнә башлады. Гарантия – 1 ел. Акчамны кире кайтара аламмы?

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

– Әйе, кайтара аласыз. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә, әгәр товарда кимчелекләр табылса һәм алар сатучы тарафыннан алдан әйтелмәгән булса, кулланучы үз теләге буенча:

  • товарны кире кайтарып, акчаны тулысы белән алу,
  • яки аны шул ук яки башка модельгә алыштыру хокукына ия.

Смартфон – техник яктан катлаулы товар. Мондый очракта, кимчелекләр табылган көннән башлап, 15 көн эчендә сез:

  • сатып алу килешүен өзүне
  • һәм акчаны кире кайтаруны таләп итә аласыз.

Әлеге 15 көн узганнан соң да, әгәр:

  • җитди кимчелек ачыкланса,
  • ремонт вакыты бозылса,
  • яки телефонны ел дәвамында 30 көннән артык кулланып булмаса, сатучы акчаны кире кайтарырга бурычлы.

Иң мөһиме: кимчелекнең җитештерү гаебе булуын дәлилләү – кулланучының түгел, ә сатучының бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев