12–18 октябрь – Күкрәк бизе рагына каршы көрәш атналыгы. Ул әлеге авыруга каршы көрәш ае уңаеннан үткәрелә.
Күкрәк бизе рагы – хатын-кызларда иң киң таралган онкологик авыру. Иртә диагностика авырудан терелү мөмкинлеген шактый арттыра. Шуңа күрә белгечләр һәр хатын-кызны үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра.
Барлык шешләр дә яманмы?
Юк. Күкрәк бизе шешләренең күпчелеге яман түгел. Шешнең кайсы төргә керүен ачыклау өчен биопсия ясарга кирәк. Яман булмаган шешләр метастаз бирми һәм тормышка куркыныч түгел. Әмма алар яман шеш үсешенең өстәмә риск факторы булып тора һәм даими контрольдә булуны таләп итә.
Мондый төр рак никадәр еш очрый?
Ул хатын-кызларда иң киң таралган рак формасы. Тугыз хатын-кызның берсендә очрый. Йөз очракның берсендә күкрәк бизе рагы ир-атларда да күзәтелә.
Ни өчен авыру үсеш ала?
Риск факторлары күп. Иң мөһимнәре:
- Җенесе. Хатын-кызларда шеш барлыкка килү куркынычы югары, чөнки күкрәк бизе күзәнәкләренә хатын-кыз җенес гормоннары эстроген һәм прогестерон даими ярсыткыч тәэсир итә.
- Яшь. Риск яшь белән арта. Авыру 45 яшьтән өлкән сигез хатын-кызның берсендә һәм 55 яшьтән өлкән өч хатын-кызның икесендә очрый.
- Генетика. Күкрәк бизе рагы очракларының 5–10 проценты ата-аналардан мирас ителгән генетик кимчелекләрнең туры нәтиҗәсе.
- Гаиләдә авыру очраклары. Иң якын бертуганнарда әлеге рак булу рискын ике тапкыр арттыра. Сөт бизләрен катгый контрольдә тоту шеш башланганын вакытында күрергә һәм аны алып ташларга мөмкинлек бирә.
- Шәхси тарих. Әгәр шеш бер күкрәк бизендә табылса, икенчесендә барлыкка килү куркынычы 3–4 тапкыр арта.
- Алкоголь. Алкоголь куллану рискны җитди арттыра. Көненә ике-биш порция эчүчеләрдә яман шеш барлыкка килү куркынычы бер ярым тапкыр арта.
- Артык авырлык. Эстроген фәкать аналыкларда гына түгел, май тукымасында да җитештерелә. Шуңа күрә тулы хатын-кызларда эстрогенның зур дозалары һәм аның күкрәк бизе тукымаларына озаграк тәэсире рискны арттыра.
- Утырып торган яшәү рәвеше. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, атнага нибары 10 сәгать җәяү йөрү күкрәк бизе рагы рискын диярлек 20%ка киметә.
- Тәмәке тарту. Тәмәке әйберләре куллану һәм пассив тарту рискны арттыра.
- Күкрәк бизенең тыгыз тукымалары. Биз тукымасы күп, мае аз булган хатын-кызларда риск югарырак.
- Яман булмаган шешләрнең аерым төрләре. Андый шешләре булган хатын-кызлар күкрәк бизләренең хәлен җентекләп контрольдә тотарга һәм даими тикшерү үтәргә тиеш.
- Менструаль цикл үзенчәлекләре. Менструация 12 яшькә кадәр башланса, ә менопауза 55 яшьтән соң башланса, риск арта. Бу эстроген һәм прогестеронның күкрәк бизе тукымаларына озаграк тәэсир итүе белән бәйле.
- Баласызлык яки соң бала табу. Баласыз хатын-кызларда һәм 30 яшьтән соң бала тапканнарда риск югарырак. Күп тапкыр йөкле булу һәм 30 яшькә кадәр бала табу рискны киметә.
- Күкрәк сөте белән имезүдән баш тарту. Баланы күкрәк белән имезү күкрәк бизе рагы ихтималын киметә. АКШның Йель медицина университеты мәгълүматлары буенча, баласын 13 айдан артык имезгән яки өч баладан артык баланы күкрәк сөте белән үстергән хатын-кызларда риск беркайчан күкрәк имезмәгән хатын-кызларга караганда ике тапкыр түбәнрәк.
Нәрсә рискны арттырмый?
Таралган мифларга каршы, даими антиперспирантлар куллану, бюстгальтер кию һәм күкрәк имплантлары сөт бизе рагы рискын арттырмый.
Иң мөһим адымнар
Белгечләр гади, әмма мөһим адымнарны искә төшерә:
- ай саен бер тапкыр (гадәттә циклның 5–12 нче көнендә) сөт бизләрен үзеңә тикшерү үткәрергә;
- маммологка визитларны онытмаска;
- яшькә карап скрининг тикшеренүләре – маммография, УЗИ үтәргә.
Яшәү рәвешен үзгәртү – авырлыкны контрольдә тоту, алкогольне чикләү, физик активлыкны арттыру – авыру рискин киметә.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү буенча табиб.

Нет комментариев