Ел саен 15 октябрьдә Бөтендөнья кул юу көне билгеләп үтелә. Ул 2008 елда кул юу буенча глобаль партнерлык тарафыннан гамәлгә куелган. Максат – сабын белән кул юуның гади, эффектив һәм һәркемгә ирешә торган авыруларны кисәтү ысулы икәнен таныту.
Бүген дөньяда һәр өч кешенең берсе диярлек өйдә су һәм сабын белән кул юа алмый. Бу якынча 2,3 миллиард кеше. Алар күбесенчә ярлы илләрдә яши: шәһәр ярлы кварталларында, мигрантлар һәм качкыннар лагерьларында, актив конфликтлар булган районнарда. Гигиена һәркем өчен, бигрәк тә медицина учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм кеше күп җыелган урыннарда, мөмкин булырга тиеш.
Сабын белән кул юу – эч китү, паразит һәм кискен сулыш юллары инфекцияләреннән саклануның иң эффектив һәм иң гади ысулы. Әти-әниләр кулларын еш юса, кечкенә балалар арасында сулыш юллары инфекцияләреннән үлем 20%ка, эчәк инфекцияләреннән 50%ка кими.
Кулларны ким дигәндә 20 секунд сабын белән юарга кирәк:
- туалеттан соң;
- җәмәгать урыныннан чыккач;
- борын чистарткач, йөткергәч яки төчкергәч;
- маска белән эшләгәч;
- авыру кеше тәрбияләгәч;
- хайваннарга кагылгач;
- ашау яки ашарга әзерләү алдыннан;
- йөзгә кагылганчы.
Сабын һәм су булмаса, спирт микъдары 60%тан ким булмаган кул антисептигын кулланыгыз. Дөрес кул юу 15 октябрьдә генә түгел, калган 364 көндә дә мөһим.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кул юу сулыш юллары инфекцияләре куркынычын 44%ка, эчәк инфекцияләре куркынычын 47%ка кадәр киметә. Гади сабын җитә. Антибактериаль сабынны көнкүрештә кулланмау яхшырак: ул тирене ярсытырга һәм микробларның антибиотикларга тотрыклылыгын үстерергә мөмкин. Кусоклы сабын суда ятса, үзе микроблар туплау урынына әйләнергә мөмкин, шуңа күрә су җыелмый торган мыльница кулланыгыз. Җәмәгать туалетында юынганнан соң кранны яки ишек тоткасын кәгазь салфетка белән ябыгыз. Кул юуны файдалы гадәткә әйләндерегез. Сәламәт булыгыз!
ӨЙ ХАЙВАННАРЫ БЕЛӘН АРАЛАШКАНДА ГИГИЕНА: ТОП-5 КАГЫЙДӘ

Хайваннар инфекцияләр һәм паразитлар таратучы була ала. Өй хайваннары шатлык һәм терәк бирә, әмма аралашу куркынычсыз булсын өчен гигиена саклау мөһим.
Хайванга кагылганнан соң кул юыгыз. Уйнаганнан, караганнан, ашатканнан, урынын чистартканнан соң, бигрәк тә ашау алдыннан, сабын белән кул юыгыз. Бу җәнлек йонындагы, аякларындагы һәм слюнасындагы бактерияләр, паразитлар һәм аллергеннардан саклый.
Хайванның һәм аның әйберләренең чисталыгын күзәтегез. Мөмкин булса, даими юыгыз, тарагыз, тикшерегез. Колакларын чистартыгыз, күзләрен сөртегез. Ашау савытларын, түшәкләрен, уенчыкларын, лотогын һәрвакыт чиста тотыгыз; аларны үз савытларыгыздан аерым, кухня раковинасында түгел, махсус губка яки щетка белән юыгыз.
Хайванга йөзне яларга һәм сезнең тәлинкәдән ашарга рөхсәт итмәгез. Хайван слюнасында инфекция китерүче микроорганизмнар булырга мөмкин. Балаларга да аңлатыгыз: хайван белән үбешү, өстәлгә менәргә рөхсәт итү, аның белән ризык бүлешү гигиенага туры килми.
Өйдә чисталык саклагыз. Дымлы җыештыру һәм пылесослау үткәрегез, бигрәк тә аллергик авырулы кешеләр булганда. Мәче лотогын перчаткада алыгыз һәм кухняннан ерак тоттыгыз. Песочницаны һәрвакыт каплап куегыз.
Хайван сәламәтлеген күзәтегез. Кирәкле прививкалар ясагыз, паразитларга каршы профилактика үткәрегез, ветеринарга даими барыгыз. Хайванны урам хайваннары белән аралаштырмагыз, урамда әйбер ашарга ирек бирмәгез. Һәр йөргәннән соң аякларын чистартыгыз.
Гигиена – мәхәббәт һәм җаваплылык күрсәткече.

Нет комментариев