№3 поликлиникада яңа участок терапевты эшли башлады
Яшәеш

№3 поликлиникада яңа участок терапевты эшли башлады

Таныш булыгыз – Гуляева Светлана Александровна.

Светлана Александровна — кызыклы язмышлы һәм зур һөнәри тәҗрибәле кеше. Ул кояшлы Кырымда туган, озак вакыт Коми Республикасында яшәгән һәм эшләгән.

Республикабызга Светлана Александровнаны күптәнге дуслары — Шәрәфетдиновлар гаиләсе чакырган. «Безгә килегез, монда яхшы!» — дигәннәр алар.

Белеме һәм тәҗрибәсе:

  • Киров медицина академиясен тәмамлаган (Кировта 6 ел укыган).
  • Сыктывкарда интернатура үткән.
  • Гомуми эш стажы — шәһәр поликлиникасында 20 ел диярлек.
  • Участок терапевты гына түгел, ә эндокринолог буларак та эш тәҗрибәсе бар.

Светлана Александровна — олы йөрәкле һәм зур белем багажы булган табиб.

ЗЦРБ


Нет комментариев