Яшел Үзән спортчылары Самарадагы «Идел буе Кубогы»нда өченче урын яулады
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары Самарадагы «Идел буе Кубогы»нда өченче урын яулады

10–11 октябрьдә Самара шәһәрендә «Идел буе Кубогы» турниры узды. Яшел Үзәннән ярышларда «Champion Kids» балалар футбол клубы чыгыш ясады.

Җиңү өчен төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән 2016 елгы 12 команда көрәште. Яшь чемпионнар финал матчында Тольяттиның «Спартак» командасын җиңеп, мактаулы өченче урынны алып кайттылар.

Иң яхшы уенчы дип Камил Закиров танылды

Турнирның иң яхшы сакчысы Александр Баданов булды

«2016 елгы команда өчен бу безнең беренче чыгыш турнирыбыз, ул уңышлы узды дип саныйм. Команданың күптән призлы урыннары юк иде, Егетләр үз көчләренә ышаныч табарлар һәм киләчәктә яхшы уен һәм нәтиҗә күрсәтерләр, дип өметләнәм! Балаларына ышанганнары һәм сәфәрне оештырганнары өчен ата-аналарыбызга аерым рәхмәт!» – дип турнирга комментарий бирде клуб тренеры һәм җитәкчесе Нияз Низамов.

Спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга алда булачак турнирларда тагын да күбрәк җиңүләр телибез!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев