Соңгы атнада Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 14 587 очрагы теркәлгән. Статистика белән республика буенча Роспотребнадзор идарәсе уртаклашты.
Татарстанда гриппка каршы кампания башланганнан бирле 639 642 кеше, шул исәптән 147 419 бала вакинаия узган.
Роспотребнадзорда искәртүләренчә, нәкъ менә хәзер — прививка ясап, үзеңне авырудан саклау өчен иң уңайлы вакыт. Прививка аеруча риск төркемнәрендәге кешеләр өчен мөһим: еш ОРВИ белән авыручылар, үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, метаболик бозылулар һәм симерү кебек хроник авырулары булган пациентлар, кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен.
Вакцинацияне беркетелгән урындагы поликлиникада бушлай үтәргә мөмкин, анда процедура алдыннан пациентны табиб карый.
Вечерняя Казань
Нет комментариев