Укучы фикере.
Кемдер фатирында салкынлыктан интегәдер, җылы җитмәүдән зарланадыр. Бездә исә хәл бөтенләй киресенчә: батареялар кыш уртасындагы кебек кап-кайнар! Урамда көннәр җылынып китсә дә, торбаларның кызулыгына түзәрлек түгел. Өйдә суларлык һава юк, тәрәзәләрне ачарга мәҗбүрбез. Нәтиҗәдә, фатирны түгел, урамны җылытабыз булып чыга. Югыйсә, җылыту системасын һава торышына карап көйләп булмыймы икән? Урамда салкын булганда – җылыны арттырырга, көннәр җылыткач, киресенчә, киметергә мөмкиндер бит. Бу бит уңайлык өчен генә түгел, җылылыкны һәм акчаны да әрәм итмәү өчен кирәк.
Нет комментариев