Язмыш флешкасы (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Язмыш флешкасы (редакциягә килгән хат)

Кызыклы гына хатлар бастырасыз. Үзем сезгә килеп җитә алмыйм, телефоннан гына булса да менә шуны сөйлим әле. Алар, күченеп кайтып, Яшел Үзәндә яши. Бик матур гаилә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Алсу китапханәдә эшләгән. Беркөнне бик борынгы китап арасыннан ул иске флешкага юлыга. Әлбәттә инде, кызыксынуының чиге булмый, ачып карый. Эчендә бер генә файл: «Миңа ярдәм ит!». Ачып караса, анда координатлар язылган һәм бер ир-атның фотосы куелган була.

Шул ук кичне Алсуга серле кеше шалтыратып: «Флешка синдәме? Ул минем өчен бик мөһим. Очрашабызмы?» – ди. Алар билгеләнгән урында очраша. Ул – Тимур исемле яшь архитектор: «Мин борынгы йортларның серләрен чишәргә яратам. Бу флешкада минем әтиемнең яшерен эше калган. Әгәр аны тапмасам, гаиләбезнең хатирәсе юкка чыгачак» – ди.

Алсу Тимурга ярдәм итәргә ризалаша. Алар бергәләп иске шәһәр урамнарында йөри, серле йортларны эзли. Тимур кызга үзенең хыялы турында сөйли, ә Алсу яраткан китапларыннан өзекләр укый. Алар арасында дуслык кына түгел, ә нык бер хис тә туа.

Ахыр чиктә, алар координатлар буенча иске мәчет янындагы ташны, астыннан Тимурның әтисенең көндәлеген таба.

– Син ярдәм итмәсәң, мин моны тапмас идем,– ди Тимур.

– Мин синең маҗараларыңа эләктем, – дип елмая Алсу.

– Хәзер минем тормышым да маҗарага әйләнде.

Шундый маҗарадан соң Тимур Алсуга бер букет роза һәм яңа флешка бүләк итә.

– Бу юлы эчендә нәрсә бар? – дип көлә Алсу.

– Безнең киләчәк, – дип җавап бирә Тимур.

Шулай итеп, иске флешка аларны таныштыра, ә серле маҗара мәхәббәтләренә әверелә.

Әлфинур, Яшел Үзән


Нет комментариев