Көнбагыш мае кан тамырлары халәтен нормальләштерә
Көнбагыштан май алырга Европада 18нче гасыр башында ук өйрәнгәннәр. Ә Россиядә йөз елга соңрак, чөнки әлеге зур сары чәчәк матурлык өчен генә кирәк дип уйлаганнар.
Көнбагыш мае – әлеге үсемлек орлыгыннан алына. Аны сыгуның ике ысулы бар – пресс ярдәмендә һәм химик синтезлау. Ике юл белән алынганы да чистартуны таләп итә. Чистарту дәрәҗәсенә карап, ул табигый («сырой»), рафинадланмаган һәм рафинадланган була.
Көнбагыш мае тормышыбызда А, Д, Е витаминнарының төп чыганагы булып тора. Е витамины матдәләр алмашу процессын тизләтүдә булыша, иммун системасын ныгыта һәм эндокрин бизләр эшчәнлеген нормальләштерә.
Көнбагыш мае – кеше организмында синтезлашмаучы туендырылмаган май кислоталарына бай. Аның файдасы – зарарлы холестеринны чыгарырга сәләтле күзәнәк мембраналары һәм нерв җепселләрендә тышча барлыкка китерүдә. Әлеге май кан тамырлары халәтен нормальләштерә һәм атеросклероз, миокард инфаркты булганда профилактик чара сыйфатында күз уңында тотыла.
Сыйфатын, майга йод тамызып карап, белеп була. Әгәр дә ул җәелеп китә икән, димәк аңа ниндидер химик матдә һәм сыеклык кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев