Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Картлыкта да буыннар сызламасын

Экспертлар фикеренчә, гәүдә тотышының начарлануына арка, буыннар һәм аяклар авыр­туы төп сәбәп булып тора.

Сезнең игътибарга сөяк структурасын ныгытып, сызланулардан котылырга булышырдай ысул тәкъдим итәбез.

Моның өчен нибары 150 грамм желатин кирәк булачак.


Кич белән, йокларга ятыр алдыннан, дүрттән бер стакан салкын суга ике аш кашыгы же­латин салып болгатыгыз. Катна­шма төн буе шулай тора. Суыткычка куймагыз. Ә иртән, нәрсә яратасыз (сок, сөт, йогырт, чәй), шуңа кушып эчегез. Желатин муен, арка, буыннар һәм аяклардагы авыртуны басарга ярдәм итәр. Җиде көннән нәтиҗәсен сизми калмассыз. Ай буе шулай кулланыгыз һәм ярты елдан тагын кабатлагыз. Шул рәвешле сез буыннарыгыз­ны «майларсыз».


Әле алай гына да түгел, желатинның организмга тагын файдалы тәэсире бар: буыннарны һәм йөрәк мускулларын ныгыта, матдәләр алмашын стимуллаштыра, акыл сәләтен көчәйтә, бит төсен яхшырта, эластиклыкны арттыра, сеңерләрне, чәч һәм тире структурасын ныгыта һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев