Карта чистарту буенча ЛАЙФХАК
#кирәклекиңәшләр

Карта чистарту буенча ЛАЙФХАК

Кемнәрдер хайванның эчәге, карталарын ташласалар, кайберәүләр алардан тәмле ризыклар әзерли.

Ташлауның да сәбәбе шул: чистартуы шактый мәшәкатьле бит. Халык телендә «түбәтәй», «кырык карта» дип йөртелүче хайван эчлекләрен бик ансат кына да чистартып була икән.

Карта чистарту буенча лайфхак белән Зөлфия Гыйлемҗанова бүлеште.

– Карда таптап, чайкап алганнан «кырык карта» белән «түбәтәй»гә ике-өч уч тирәсе сода белән тоз салып берәр сәгать тотарга. Шулай иткәннән соң аның кырыла торган өлеше сыпырылып кына төшәчәк, ә үзе ап-ак булып калачак.

Шулай ук картага 9 процентлы уксус салып тоткан очракта да бик тиз чистарачак.

Чыганак-фото: 1001 КИҢӘШ

 


Нет комментариев