Кайсы ярма нерв системасы, йокысызлыкны һәм депрессияне профилактикалый?
Ашыбыз шифа бирсен!
Кукуруз боткасын диетологлар организмнан зарарлы холестерин шлакларын яхшы чыгаруы өчен бәяли. Ә чистартылмаган кукуруз мае аппетитны киметә һәм бу ябыгуга ярдәм итә. Кукуруз боткасы файдалы, чөнки анда йөрәк-кан тамырлары системасының эшләве өчен кирәкле К витамины күп.
Шунысы кызыклы: традицион рәвештә кукуруз үстерелгән тирәлектә яшәүчеләр һәм аны кулланучылар йөрәк авыруларыннан сирәгрәк интегә.
Кукуруз боткасының файдалы үзлекләре Е витаминының күп булуына бәйле, ул картаю белән көрәшә, чәч һәм тире торышына уңай йогынты ясый.
Кукурузда:
- нерв системасы, шулай ук, йокысызлыкны һәм депрессияне профилактикалау өчен кирәкле В төркеме витаминнары,
- иммунитетны күтәрә һәм җыерчыкларны кисәтә торган С витамины,
- сөякләрне нык, ә тешләрне сәламәт итә торган D витамины,
- битнең матур төсе һәм канның дөрес составы өчен кирәкле тимер,
- йөрәкне саклаучы һәм матдәләр алмашына уңай йогынты ясаучы калий белән магний бар.
Кукуруз боткасының токсиннарны зарарсызландыру, иммунитетны саклауны стимуллаштыру, организмда матдәләр алмашын нормальләштерү, нерв системасын тынычландыру һәм үт суын кудыруга тәэсир итү кебек файдалы үзлекләре билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев