Кайнар сораулар өчен «Кайнар линия» эшли
11 майдан 22сенә кадәр Татарстан Республикасында «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ белгечләре, консультация үзәкләре (пунктлары) балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр үткәрәчәк.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Анда балалар ялы өчен оешманы ничек сайларга һәм баланы лагерьга ничек дөрес әзерләргә, җәйге лагерь яки санаторий белән килешү төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, балаларга хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә, кая мөрәҗәгать итәргә, балалар киеменең, уенчыкларның, ашамлыкларның һәм башка товарларның сыйфаты һәм иминлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук гамәлдәге норматив документларның таләпләрен аңлатачаклар, сатучыга дәгъва (претензия) рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәкләр һәм әгәр товар сыйфатсыз булып чыкса, кайда мөрәҗәгать итәргә икәнен күрсәтәчәкләр.
Бердәм консультация үзәге тәүлек әйләнәсе, 8 800 555 49 43 телефоны буенча (шалтырату бушлай) эшли.
Консультация үзәкләре һәм пунктлары турында мәгълүмат Россия Федерациясе субъектлары буенча Роспотребнадзор идарәләренең сайтларында урнаштырылган.
«Кайнар линия» буенча мөрәҗәгать итү өчен консультация пункты телефоны – (84371) 57263. Сораулар эш көннәрендә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 13.00дән 16.45кә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев