Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Каһвә эчәргә яратасызмы? Сыйфатлы каһвә нинди була: кирәкле киңәшләр

Беренче чиратта кофеның бәясенә игътибар итегез.

1. Сыйфатлы товар эшләү өчен кыйммәтле чимал тотыла. Шуңа күрә “100% сублимированный” дип язылган кофе арзан тора алмый.

2. Төргәген карагыз. Ныклап ябылмаган савытта кофеның тәме үзгәрә.

3. Кәгазьнең сыйфатына да күз салыгыз. Язулары тигез, төгәл булырга, ГОСТ сүзе кулланылырга һәм штрих-кодның беренче 3 цифры җитештерүче ил белән тәңгәл килергә тиеш.

4. Әгәр пыяла түгел, металл савыттагы кофега тукталгансыз икән, яхшылап карагыз. Савытта күгәргән эзләр булырга тиеш түгел.

5. Кофе фәкать кара икән, аны ясауда кыздырылган кофе бөртекләре кулланылган.

6. Сыйфатлы кофе кайнар суда – ике, салкынында өч минутта эреп бетәргә тиеш.

7. Кофе составында башка бер генә катнашма да булырга тиеш түгел.

8. Кофеда кофеин күләме 2-3% тан артмый.

Файдалы киңәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев