Ютәлдән котылыйк
Йөткергәли башладыгызмы? Аннан котылу өчен, даруханәләрдә фәлән хәтле сумманы калдырып, башка органнарыбызга зарар китереп әллә ничә төрле төймә «ашаганчы», әйдәгез, әлеге халык ысулын кулланып карыйк әле. Ютәлдән котылу белән бергә, организмны витаминнарга да баетырсыз.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк булыр:
- ике банан
- ике аш кашыгы бал
- 400 мл су
Катнашма түбәндәгечә әзерләнә: суны кайнатырга куярга һәм шул арада бананнарны әрчеп, чәнечке ярдәмендә изгәләгез. Су кайнап чыккач, уттан алыгыз да, бананны шуңа кушып, бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатыгыз. Ул бераз суынгач, балны катнаштырыгыз. «Дару» әзер.
Әлеге катнашманы көненә дүрт тапкыр, берничәшәр балкашыгы кабул итегез. Тик, куллану алдыннан, бераз җылытыгыз. Бер ничә көннән ютәлнең кимүен, хәлегезнең яхшыруын сизәрсез. Банан тынычландыру сыйфатына ия булганлыктан, йокыгыз да нормальләшер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев