Җире барның – җиме бар. Үсентеләр ныклыгы өчен файдалы киңәшләр
Бик яшь помидор (борыч, баклажан) үсентеләрне ашлау киңәш ителми дип язган идек. Инде бераз үскән, бишенче чын яфракларын чыгарганнары, сәламәт, нык булсын һәм сузаеп китмәсен өчен, вакытында дөрес тукландырырга кирәк.
Көл төнәтмәсе – калий һәм фосфор чыганагы.
1 стакан агач көленә 2 литр кайнар су коеп, бер тәүлек төнәтергә. Шуны 10 литр булганчы су белән кушып болгатырга һәм һәр үсенте төбенә 100 мл сибәргә.
Файдасы: сабакларын ныгыта, тамыр системасын яхшырта, авырулардан саклый.
Чүпрәле тукландыру – сузаймыйча актив үсеш бирә. Ун литр җылы суга 10 гр коры чүпрә + 1 а.к. шикәр комы салып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм һәр үсенте төбенә 50-100 гр сибәргә.
Файдасы: тамыр үсешен стимуллаштыра, үсемлекне ныгыта.
Йодлы катнашма – фитофторозны кисәтә. Өч литр суга 3 тамчы йод кушып болгатырга. Үсемлекләрне ике атнага бер тапкыр пулевизатор ярдәмендә коендырырга.
Файдасы: гөмбәчекле авырулардан саклый, үсешен тизләтә.
Суган кабыгы төнәтмәсе – корткычлардан саклый. 1 стакан суган кабыгына 2 л кайнар су коярга һәм бер тәүлек төнәтергә. Үсентеләрне ун көнгә бер коендырырга.
Файдасы: корткычлар барлыкка килүне булдырмый, үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта.
Нашатырь спирты – үстерү өчен азот. 10 л суга 1 а.к. кушып болгатырга һәм һәр үсенте тамыр төбенә 50-100 мл сибәргә.
Файдасы: артык сузаеп китүгә юл куймыйча үсешен активлаштыра, азотка тукландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев