Инсультны никадәр иртә ачыкласаң, шуның кадәр тизрәк тереләсең
27 октябрь - 2 ноябрь – инсультка каршы көрәш атналыгы (29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне уңаеннан).
Фото: ясалма интеллект
Инсульт симптомнары:
1. Баш әйләнү, хәрәкәтләнү координациясен югалту;
2. Сөйләм белән проблемалар;
3. Тәннең бер ягының оюы, хәлсезлеге яки параличы;
4. Күзләрнең томанлануы, предметларның ике булып күренүе яки аларның югалуы;
5. Кинәт көчле баш авыртуы.
Риск факторлары:
1. Өлкән яшь (65 яшьтән соң);
2. Артериаль гипертензия ишемик инсульт куркынычын икеләтә арттыра;
3. Канда холестеринның югары дәрәҗәсе;
4. Атеросклероз;
5. Тәмәке тарту;
6. Диабет;
7. Йөрәк авырулары, бигрәк тә мерцательная аритмия һәм миокард инфаркты.
Әгәр дә адекват терапия сайланган һәм пациент табиб күрсәтмәләрен төгәл үти икән, инсультны булдырмый калырга була.
Инсульттан соң өлкән кешене реабилитацияләү: психолог киңәшләре
Инсульт буенча куркынычның төп төркеменә өлкән яшьтәге кешеләр керә, чөнки еллар узу белән баш миендә кан әйләнеше бозыла, кан һәм кислород күзәнәкләргә җитәрлек күләмдә керми. Инсульттан соң пациент стационарда кимендә 3 атна үткәрергә тиеш. Әмма тернәкләндерүне инде приступтан соң 2-3 көн узгач башларга мөмкин. Дару препаратлары, массаж, физиотерапия һәм гимнастика кабат тромбозны булдырмаска, шешенүдән, көзән җыерудан арынырга һәм нәтиҗәләрнең алга таба үсешен туктатырга сәләтле.
Инсульттан соң килгән зыянны бетерү һәм уңышлы тернәкләндерү өчен өлкән яшьтәге кешеләргә даими күзәтү, кайгырту кирәк. Бу бигрәк тә урында яткан авырулар өчен актуаль. Стандарт караудан тыш, кеше өчен инсульт төренә карап билгеләнә торган махсус дәвалау таләп ителергә мөмкин. Терапиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормаль тормышка тизрәк кайту өчен өлкән кешене мөмкин кадәр иртәрәк тернәкләндерүне башлау бик мөһим.
Инсульттан соң аякка басуга төрле чараларның тулы бер комплексын башкару ярдәм итә:
- һөнәри массаж һәм махсус физкультура;
- хәтерне, сөйләмне торгызу эше;
- психологик һәм социаль ярдәм;
- инсульттан соң килеп чыга торган өзлегүләрне профилактикалау.
Тернәкләндерүнең уңышы авыруның кәефенә бәйле. Инсульт кичергән кешеләр үз сәламәтлекләренә битараф булып күренергә мөмкин. Бик еш алар ярсучан, агрессив, елак булалар. Бик теләмичә генә табиб киңәшләрен үтиләр һәм күбрәк ятуны, телевизор карауны өстен күрәләр. Бу очракта туганнарга сабыр булырга кирәк. Шуны аңларга кирәк, авыруның «капризлары» — ялкаулык яки катлаулы характердагы нәтиҗә түгел, ә баш миенең билгеле бер зоналары зарарлану нәтиҗәсе. Шуңа күрә якыннарының беренчел бурычы авыруларга эмоциональ ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев