Җил чәчәген махсус йоктырырга ярамый
Җил чәчәге – тиредә һәм лайлалы тышчаларда вак куыклар рәвешендә тимгелләр барлыкка килү белән күзәтелә торган вируслы авыру.
Фото: ясалма интеллект
Инфекция үзенең йогышлы булуы белән бәйле рәвештә «җилле» дип атала. Аның таралу вакыты җил тизлеге сыман. Гадәттә, авыручылар саны көз-кыш көннәрендә арта. Бу авыру белән бер генә тапкыр авырыйлар – аннары кешедә иммунитет барлыкка килә.
Балалар зурларга караганда инфекцияне җиңелрәк кичергәнгә күрә, кайберәүләрдә җил чәчәген махсус йоктыру теләге туа. Әти-әниләр, таныш баланың авыруын белгәч, «җил чәчәге кичәләре» оештыра. Бу – начар, чөнки конкрет баланың инфекцияне ни рәвешле кичерәчәге билгеле түгел.
Авыруны ничек тә булса кичектереп, аны булдырмаска тырышырга кирәк. Инфекция таралмасын өчен, келеен изоляцияләү мөһим. Бүлмәне җилләтеп, юып торырга кирәк. Соңгы тимгел чыкканнан соң, тагы биш көн өйдә ятарга кирәк. Балалар коллективында карантин 11-21 көнгә кадәр сузыла.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев