Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Язгы депрессиядән саклану өчен нәрсә ашарга кирәк?

Роспотребнадзор тәкъдим итә. Апрельнең сезонлы ашамлыклары.

Апрель – язның икенче ае, ул күпкә җылырак һәм табигать тулысынча диярлек йокыдан уяна. Әмма, шуңа да карамастан, салкыннарга әзер булырга кирәк, чөнки алар кире кайтырга мөмкин. Шулай ук, бу чорда була торган авитаминозны исәпкә алып, туклану рационын яңадан карау, организмны авырулардан, стресслардан һәм язгы депрессиядән саклау зарур.

Роспотребнадзор экспертлары Россиянең Европа өлеше өчен сезонлы продуктларны сайлап алган.

Үз рационыңа нәрсә кертергә?
Аны микро- һәм макроэлементлар белән тулыландыру өчен, яшелчәләргә игътибар итегез.
Кәбестә, суган, кишер, редис, чөгендер, спаржа – барысы да витамин балансын саклауда ышанычлы союздашлар. Шулай ук, яшел суган, кресс-салат, бөтнек, петрушка, яфраклы салат, шнитт-суган, шпинат, кузгалак актуаль. Җимешләрдән авокадо, ананас, банан һәм цитруслыларга өстенлек бирегез.

Акыл активлыгын яхшыртучы ашамлыклар
Баш мие – безнең организмның төп, үзәк компьютеры, ул гаять мөһим бурыч үти һәм бөтен организмның яшәеше өчен җавап бирә.
Заман кешесенә күбрәк ялсыз эшләргә туры килә. Мондый шартларда тиз ару, киеренкелек, стресс барлыкка килә һәм болар ярсучанлыкка яки апатиягә китерә.

Акыл өчен азык – ул китаплар, төрле темаларга уйланулар һәм әңгәмәләр генә түгел, ә туклану продуктлары да.
Интенсив акыл эшчәнлеге вакытында организмга аның һәм баш миенең эшен яхшырта торган ашамлыклар алырга кирәк. Ашаган ризык сәламәтлеккә турыдан-туры йогынты ясый.

Майлы балык
Омега-3 майлы кислоталарга бай балык – баш миенең төп дусларының берсе, шуңа күрә сельдь, скумбрия, палтус, камбала, кета, нерка һәм сөләйман балыгын ешрак кулланыгыз.

Җитен мае
Хәтерне ныгыту өчен җитен орлыгыннан майны даими кулланырга киңәш ителә. Ул миегезгә мөмкинлекләрегезнең максимумында эшләргә ярдәм итә, атеросклерозны булдырмый, күрү сәләтен саклый. Анда пешерергә ярамый, ә әзер боткага яки яшелчә салатына өстәргә мөмкин.

Ачы Шоколад
Составында какао 55%тан да ким булмаган шоколад – баш мие өчен чын будильник. Ул кан тамырларының эшен яхшырта, баш миенә кан агымын көчәйтә һәм нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә. Шуңа күрә, әгәр дә ниндидер эш сезгә көч-хәл белән бирелә икән, берәр кисәк шоколад ашагыз.

Йомырка
Йомыркада В төркеме вита­миннары һәм холин бар, алар деменция үсешен акрынайта, хәтерне һәм концентрацияне яхшырта, атеросклерозны профи­лактикалауга ярдәм итә. Аны инде күптән югары холестеринда гаепләүдән туктадылар. Аларда файдалы микронутриентлар җыелмасы – уникаль.

Әстерхан чикләвеге
Андагы мелатонин, магний, Е витамины һәм Омега-3 май кислоталары мәгълүматны тизрәк үзләштерергә һәм когнитив функцияләрне яхшыртырга ярдәм итә. Көненә 5-6 чикләвек – тыныч һәм игътибарлы булып калу өчен җитә.

Җиләк-җимеш
Баш мие күзәнәкләренең туклануын яхшырту һәм аларны җимерелүдән саклау өчен, көн саен бер уч кара җиләк яисә күк җиләк ашагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев