Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Гөреҗдә гөмбәсенең файдалы үзлекләре турында

Күп кенә кешеләр гөмбәләр белән «дус» түгел. Әгәр дә яхшы нәрсә булса, бүре ит түгел, гөмбә ашар иде, дип әйтергә яратучылар да бар. Әлеге табигать нигъмәтенә мөнәсәбәт һәркемнең үз эше. Хәзер гөреҗдә (груздь) сезоны бара, гөмбә яратучылар аны әзерләүнең катлаулылыгыннан да куркып тормый, җыя. Чөнки ул, эше күп булуына карамастан, бик тәмле. Ә файдасына килгәндә, менә аларның берничәсе:

Туклыклы матдәләргә бай. Гөреҗдә – аксым чыганагы, ул вегетарианнар һәм ит куллануны чикләүче кешеләр өчен аеруча мөһим. Шулай ук аларда витаминнар (аерым алганда, В төркеме һәм D витамины), микроэлементлар (калий, магний, фосфор) һәм клетчатка бар. Бу компонентлар йөрәк-кан тамырлары, нерв системалары сәламәтлеген саклый һәм матдәләр алмашын нормальләштерүгә ярдәм итә.

Антиоксидант үзлекләре. Зарарлы ирекле радикаллар белән көрәшергә ярдәм итә торган антиоксидантларга ия, шуның белән картаю процессын акрынайта һәм яман шеш үсеше куркынычын киметә.

Ашкайнатуны яхшырту. Клетчатканың күп булуы аркасында гөреҗдә ашкайнатуны яхшыртырга, эчәклек эшен нормальләштерергә һәм организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.

Ялкынсынуга каршы үзлекләре. Кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге гөмбә ялкынсынуга каршы эффектка ия, бу аларны хроник авырулары булган кешеләр өчен файдалы итә.

! Әмма гөмбәләрнең организм өчен авыр азык булуын истә тоту мөһим, шуңа күрә аларны, бигрәк тә ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә, күпләп ашарга ярамый.

Фото: Гөлнара Вәлиева, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев